ЛӘЙСӘН ГАЛИАКБӘР КЫЗЫ ДӘРЕСЛӘРЕ: Галимҗан Ибраһимов “Яшь йөрәкләр”.
Галимҗан Ибраһимовның “Яшь йөрәкләр” романына әдәби анализ. 

”Яшь йөрәкләр” романы 1912 елда иҗат ителә. Романның төп геройлары – Мәрьям белән Зыя. Алар бер-берсен яраталар. Зыяны әтисе мулла итәргә тели, тик Зыяның бу юнәлештә укыйсы килми. Аны мәдрәсәдән куалар, һәм ул солдат хезмәтенә алына. Зыяның әтисе моңа бик кайгыра. Аның олы улы Сабир да укуын ташлап, мөгаллимлек итә башлый. Җәләш мулла эчүгә сабыша, югалып йөри башлый. Мәрьямны Фәхри исемле егеткә кияүгә бирәләр. Алар бик начар мөнәсәбәттә яшиләр. Фәхри узен бик начар тота, Мәрьям турында начар сүзләр сөйләп йөри башлый. Шуның өчен беркөн Мәрям Фәхригә лампадан ут кабыза һәм ул яна башлый,өйләре дә яна.Фәхрине больницага яткыралар. Фәхри Мәрьямгә нәрсә булганын башкаларга сөйләмәскә куша. Күп тә үтми, Фәхри агуланып үлә һәм аның үлемен Мәрьямгә ягалар. Ә Җәләш мулла хаҗ сәфәренә китә, тик бу аның соңгы юлы була. Зыя белән Мәрьямнең мәхәббәтләре чынбарлык белән конфликтка керә, шунлыктан әсәр азагы һәлакәт белән тәмамлана. Романда татар халкының хәле, милләт язмышы, аның киләчәге турындагы мәсьәлә күтәрелгән. Җәләшнең карашлары белән Зыяныкы туры килми. Зыяның максаты — яшәү идеалын хөрмәт итү, аны газаплы тормыштан коткару, азатлыкка чыгару. 

Мәрьям исә морза гаиләсеннән, авыл тормышы белән яшәмәгән, авыл халкы да аны Мәрьям туташ дип атап йөртә. Гәрәй морза гаиләсе – затлы нәсел. Ике гаилә үзәккә куелган, әсәр тирән психологизм белән сугарылган. Романтизм әдәбиятында романтик герой холкына хас сыйфат бик калку гәүдәләндерелгән. Җәләш мулланың төп сыйфаты – дан-шөһрәт ярату. Сабир – тынычлыкны яратучы. Ә Зыя исә – авторның идеалы, музыкага гашыйк герой. 

Әсәрдә иске татар тормышына протест белдерелә. Сурәтләү чараларыннан психологик портрет, табигать күренешләре, хат, төш кулланылган. Дин кануннары бн кыршауланган, кшенең барлык рухи иреген буып торган патриархаль тормыш сакчысы Җәләш мулла белән аның балалары арасындагы каршылык – әсәрнең реалистик сюжет сызыгы. Геройларның авыр язмышы боларны җиңеп чыгу җиңел түгеллеген күрсәтә. Романда вакыйгалар үсү барышында авторның әдәби осталыгы үсә: геройлар кичерешләрен тирән ачарга омтылу, характерлар арасындагы индивидуаль аерымлыкларны табу, типлар галереясен бай итеп, аларның үзара бәйләнешен, мөнәсәбәтен киң өслектә алу, тормыш, көнкүреш, табигатьне сурәтләүгә зур урын бирү, әйтеләсе фикерне җиткерүдә зур роль уйный. 

Әсәр үзәгендә яңалык белән искелек, аталар белән балалар арасындагы конфликт ята. Әсәрнең идеясе: яңалык һәрвакыт җиңеп чыга.