ЛӘЙСӘН ГАЛИАКБӘР КЫЗЫ ДӘРЕСЛӘРЕ: Габдулла Тукай «Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш».
Г.Тукайның “Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш” әсәре 1908 елда языла. 
Әсәрнең жанры: поэма. 
Поэманың темасы: Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш(Печән базары – җәмгыять, Кисекбаш — татар дөньясында булган искелек, мин-минлек, наданлык, тәрбиясезлек символы ) турында. 
Әсәрнең идеясе: милләтне үз яшәешенә тәнкыйть аша карарга өйрәтү, татар халкы үз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәргә тиеш. 
Проблематикасы: милләтнең эшкә ашмас буш, кысыр хәсрәт артыннан йөрүе; изге саналган образларның тискәре, җитешмәгән якларын ачып салу. 
Сюжет элементлары: 
1) экспозиция (кереш): Печән базары кайный. Кисекбаш килеп, “көфер почмагы”на туктый һәм үз башыннан үткәннәрне сөйли. Картлар киңәшәләр, Карәхмәтне чакырып китерәләр. Карәхмәт башны күтәреп карамакчы була. Кисекбаш үзенең “изгелекләрен” сөйли, картлар шаккаталар. 
2) төенләнеш (интрига): Карәхмәт Кисекбашны якларга ант итә һәм Диюгә каршы көрәшкә китә. 
3) вакыйгалар үстерелеше: Карәхмәт белән Кисекбаш Кабан күленә җитәләр. Пәһлеван күлгә чума, Дию сараена керә. Дию белән сугыша. 
4) кульминация (иң югары нокта): печән базары халкы тарафыннан көтелгән вагон күренә. Куркынычлы хәлләр: “Ни бәла килде Канның халкына?” 5) чишелеш ( соңгы нокта): Вагон килеп җитә, аңа Дию тагылган. Карәхмәт базар халкы белән күрешә. Камчалы ишан Башны яшь егеткә әверелдерә һ.б. 

1) “Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш” әсәреннән тотрыклы троплар табылып, аларда авторның күренешләргә, вакыйгаларга үз бәясен, үз мөнәсәбәтен ачу күзәтелә (“җан ачу”-кайгы-хәсрәт белән бәйле булган куңелсезлекнең атамасы, ләкин шагыйрь аңа үзеннән мыскыллау төсмере өсти, һәм әлеге тезмә көлкеле яңарыш ала). 
2)Әсәрдән синомнинар табыла һәм аларның Тукай әсәрләренең стиль-художество төсмерләрен аңларга ярдәм итүе, сөйләмне дөрес төзүдәге һәм форма белән эчтәлекнең логик бәйләнешен тудырудагы роле турында фикер йөртелә (“шар салу” һәм “сайлау” сүзләренең синоним вариантлар булуы аңлатыла). 
3) Сынландыру табыла һәм аларның сурәтләнә торган вакыйгада, сатирик эффектны көчәйтү өчен, борынгы төрки тел үзенчәлекләре белән аралаштырылып бирелүенә басым ясала. 4)Кайбер сүзләрне борынгы әйтелештә биреп, ә традицион формаларын саклап, Тукайның комик ситуацияне көчәйтүенә күзәтү үткәрелә. 5)Вакыйгаларны ачыклаганда рус сүзләренең үзенчәлекле килүе күзәтелә. Аларның кушымчалары я үзгәрешсез алыналар, я булмаса сүзләр фонетик яктан үзгәртелеп биреләләр. 

Ахырда поэманың гиперболик формасына тукталына (чамадан тыш арттырып сурәтләү),”гипербола” төшенчәсенә аңлатма бирелә, поэмадан гиперболик алымның төрле формаларына мисаллар китерелә. Мәсәлән, Мәскәүски урамы (хәзерге Киров урамы) белән Крестовников заводы (хәзерге жиркомбинат) арасындагы ун-биш минутлык юлны “йөгерек аттан да каты” һәм “җәядән аткан уктан да каты” барган трамвай “бер сәгать, бер көн вә өч көн” вакыт эчендә үтә.Карәхмәт Кабан күленең төбенә алты мең колач озынлыктагы бауга тотынып, ун тәүлек буе төшә. 

Образлар системасы: 
1) төп һәм ярдәмче образлар: Кисекбаш, базар халкы, Карәхмәт, Дию, камчылы ишан; 
2) актив һәм пассив образлар: Карәхмәт, Дию; базар халкы, камчылы ишан; 
3) символик образлар: Кисекбаш, Дию, “көфер почмагы”, трамвай. Күп образлар кабатланып киләләр. 
Портрет: Кисекбаш. 
Интерьер: Казан шәһәренең күренеше. 
Табигать күренешләре: Кабан күле. 
Әсәрнең теле: гарәп-фарсы , һәм борынгы төрки сүзләренең муллыгы белән характерлы, кушымчаларның иске төрләреннән файдаланылган,әсәрдә борынгы төрки сүзләре катыштырып язылуында шагыйрьнең үткен теле,әдәби осталыгы чагыла. 
Тел-сурәтләү чаралары: чагыштыру, кабатлау, метафора, сынландыру, гипербола (Кисекбашта мең вагон сыра пары һ.б.). 
Әсәрнең әһәмияте: татар милләтенең яшәешен тәнкыйть аша күрсәткән әсәр. 
Тәрбияви кыйммәте: милләтнең үзаңын үстерү. 
Эстетик кыйммәте: нәзыйрәчелекнең гүзәл үрнәге. 
Әсәрнең татар әдәбиятында тоткан урыны: татар әдәбиятында сатирик әсәрнең өлгесе булуы белән әһәмиятле. 

Нәтиҗәләр: 
1)Тукай поэмасында сатира реаль чынбарлыкны чагылдыруга буйсындырылган: феодаль-патриархаль тәртип тарафдарларын фаш итү; 2)икейөзлелек, вөҗдансызлыкка, намуссызлыкка нәфрәт белдерү, гаилә-мәхәббәт мәсьәләләрнең, хатын-кызга мөнәсәбәтләрнең ямьсез йөзен күрсәтү; яңа сүзләр,яңа сәнгатьче сурәтләү алымнарыннан файдалану (гипербола, метофорик образлар тудыру, һ.б)- Тукай әсәренең тәэсир көчен куәтләү чаралары. 
Алия Салахова